Чистай халкы ВИЧка түләүсез экспресс-тест үтә алачак

2019 елның 7 мае, сишәмбе

15 майда Чистай халкы ВИЧка түләүсез экспресс-тест үтә алачак. Акция Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләр истәлеге көненә (19 май) багышланган «Норлат-Чистай-Казан» автойөреше кысаларында  узачак. Чара ВИЧ-йогышны профилактикалауга, җәмгыятьне СПИД белән көрәшкә мобилизацияләүгә һәм ВИЧ белән яшәүче гражданнарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Автойөреш көнендә акциядә катнашучылар ВИЧ-йогышка түләүсез экспресс-тест үтә алачаклар, шулай ук тест үткәнче һәм үткәргәннән соң белгечләр консультациясен ала алачаклар.

Акция Чистай медицина училищесы мәйданчыгында Нариманов ур., 46 йорт адресы буенча узачак. Мобиль тест үткәрү пункты 15: 30 сәгатьтән башлап 16: 30 сәгатькә кадәр ачык булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International