Татарстан медиклары Халыкара хезмәт ияләренең бердәмлеге көненә – 1 май көненә багышланган Беренче май демонстрацияләрендә катнаштылар.
Казанда әлеге чара Галиәсгар Камал театры каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе булышлыгында узды. Беренче май демонстрациясендә катнашучылар өчен бәйрәм концерты узды.
Түбән Камада Медицина хезмәткәрләре халык иҗаты йорты янында Беренче Май митингына җыелдылар. Бәйрәмгә төрле Түбән Кама предприятиеләренең һәм оешмаларының вәкилләре килде.
Әлмәттә Нефтьчеләр мәйданында «Хезмәт кешесенең мәнфәгатьләрендә гадел икътисад өчен» дигән бердәмлек митингы узды. Сәламәтлек саклау идарәсенең, медицина хезмәткәрләре профсоюзының һәм дәвалау-профилактика учреждениеләренең вәкилләре командасы Беренче Май белән котлауларга кушылдылар.