Республика клиник хастаханәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен бәйрәм концерты узды. Муса Җәлил ис. Татар академия опера һәм балет театры солисты, сәнгать җитәкчесе, ТР атказанган артисты Владимир Васильев җитәкчелегендә Филармония музыкаль-әдәби лекториясе артистлары сугыш еллары җырларын башкардылар. Ветераннарга рәхмәт сүзләре яңгырады.