Сәламәтлек саклау тармагы ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм – 9 май белән котладылар

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Бүген Казан медицина көллиятендә сәламәтлек саклау тармагы ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм – 9 Май белән котладылар. Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен көллият студентлары һәм хезмәткәрләре, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре хөрмәтләделәр. Үз гомерләрен җәлләмичә яралыларны коткаручылар истәлегенә ветераннар Медиклар стеласына чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International