Казан шәһәренең «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУдә стационар дәвалауда булган ветераннар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Ветераннарны котларга Татарстан Республикасы Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) иҗтимагый оешмасы Рәисе, генерал-майор Әхәт Гайнулла улы Юлашев, Рәис урынбасары А.Д. Поляков килделәр. Ветераннар алдында концерт программасы белән Казан шәһәре Мәскәү районы мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары чыгыш ясадылар. Ветераннарга бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.