Актаныш ҮРХнең табиблары Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Бүген Актаныш ҮРХнең баш табибы А.Р. Хаев районда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады. Визит Актаныш муниципаль районы башлыгы Э.Н. Фәттахов, Актаныш муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.Ф. Нурлыева белән берлектә үткәрелде. Бару вакытында дәүләт Башлыгы В.В. Путиннан, ТР Президенты Р.Н. Миннихановтан һәм Актаныш муниципаль районы Башлыгыннан котлау телеграммалары һәм исемле бүләкләр тапшырылды.  Бүгенге көндә Актаныш районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 15 кеше яши, барысы да медицина күзәтүе астында тора, кирәк булган очракта стационар һәм санатор-курортта дәвалану ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International