Яр Чаллы шәһ. Сугышлар ветераннары өчен госпитальдә пациент-ветераннар өчен Җиңү көне хөрмәтенә концерт узды

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Сугыш ветераннары өчен госпитальдә» учреждениедә дәваланучы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен тантаналы чара узды.

Чарада Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев катнашты. Ул ветераннарны бәйрәм белән котлады һәм үз чыгышында ветераннарыбыз турында хәтеребез исән чакта алар исән булуын билгеләп үтте, ветераннарга нык сәламәтлек теләде һәм авыр сугыш елларын үткән пациентларның сәламәтлеген тәэмин итүдә эшләре өчен госпиталь коллективына рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International