9 майдан башлап 12 майга кадәр бәйрәм көннәрендә Казан шәһәре халкына медицина ярдәмен оештыру

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

2019 елның 9-12 май көннәрендә шәһәрнең амбулатор-сырхауханә учреждениеләре эше түбәндәге график буенча оештырылачак.

Өлкәннәр өчен сырхауханәләр: 2019 елның 9 маеннан башлап 12 маена кадәр эшли:

- 2019 елның 9, 10 маенда – бәйрәм графигы буенча 9.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр;

- 2019 елның 11 маенда – шимбә графигы буенча 8.00 сәгатьтән башлап 18.00 сәгатькә кадәр;

- 2019 елның 12 маенда – якшәмбе графигы буенча 09.00 сәгатьтән башлап 15.00 сәгатькә кадәр.

Хатын-кызлар консультацияләре 2019 елның 11 маенда 8.00 сәгатьтән башлап 13.00 сәгатькә кадәр эшли.          Йөкле хатын-кызлар өчен пренаталь диагностика үзәге (Серов ур., 15 йорт, регистратураның тел. 557-29-40) –  2019 елның 11 маенда 08.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр.

Йөкле гаиләләр өчен пренаталь диагностика үзәге (Сибгат Хәким ур., 43 йорт, тел. 527-78-68) - 2019 елның 11 маенда 08.00 сәгатьтән башлап 13.00 сәгатькә кадәр эшли.

Балалар сырхауханәләре:                               

- 9,12 майда 09.00 сәгатьтән башлап 15.00 сәгатькә кадәр сырхауханәләрдә табиб-педиатр кабул итә, өйгә чакырулар кабул ителми; 2019 елның 10,11 маенда балалар сырхауханәләре 09.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр эшли, өйгә чакырулар кабул итү 09.00 сәгатьтән башлап 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

2019 елның 10 маенда балалар сырхауханәләренең эше көчәйтелгән режимда оештырылачак: педиатрия бригадалары, ЛОР, хирург, невролог, офтальмолог, рентгенология кабинеты, лаборатория – 09.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International