Балалар республика клиник хастаханәсендә традицион бәйрәм – КДМУ педиатрия факультетының соңгы кыңгыравы булды. Бу вакыйга алты еллык студентлар тормышы периоды тәмамлануны аңлата.
Чыгарылыш укучылары алдында сәламләү сүзе белән БРКХ баш табибы Айрат Зыятдинов, госпиталь педиатриясе кафедрасы мөдире Динара Садыйкова, балалар хирургиясе кафедрасы мөдире, профессор Леонид Миролюбов чыгыш ясадылар. Студентлар алган белемнәре һәм тәҗрибәсе өчен укытучыларга рәхмәт белдерделәр, үзләренә йөкләнгән өметләрне аклау өчен күп көч куярга вәгъдә иттеләр.