ТР ССМ Казан шәһ.буенча Сәламәтлек саклау идарәсе хезмәткәрләре Сәламәтлек саклау ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар. Тимер юл хастаханәсе вәкилләре белән бергә табиблар хезмәт ветераны, РСФСРның Атказанган табибы Владимир Петрович Тимофеевның хәлен белделәр. 1972 елдан башлап 1988 елга кадәр ул Тимер юл хастаханәсен җитәкләде.
Казан шәһәренең ССИ җитәкчесе Илнур Хәлфиев хезмәт ветераны, ТАССРның Атказанган табибы Владимир Георгиевич Чупринны котлады. 1967 елдан башлап 1993 елга кадәр ул Казан шәһәренең 15нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире булып эшләде.