Җиңү көне алдыннан Республика клиник онкология диспансеры коллективы күп еллар хастаханәдә эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котлады.
Баш табиб Илгиз Хидиятов, баш шәфкать туташы Гүзәл Сафина һәм өлкән шәфкать туташы Гөлшат Дәүләтшина Бөек Ватан сугышы ветераны Борһанова Әлфия Габдулла кызын котладылар.
РКОДның баш шәфкать туташы Гүзәл Сафина хезмәттәшләре белән бергә онкодиспансерның элеккеге хезмәткәрләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре янында булды. Бу көнне барлык Ветераннар да азык-төлек белән бүләк җыелмалары алдылар.