Җиңү көне алдыннан БРКХдә чаралар уза

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

9 Май бәйрәме алдыннан Балалар республика клиник хастаханәсендә кечкенә пациентлар өчен чаралар уза.  Бүлек педагоглары Җиңү көненә багышланган танып-белү дәресләре үткәрәләр, аларда балалар рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре әзерлиләр, шигырьләр өйрәнәләр, фильмнар һәм презентацияләр карыйлар. Шулай итеп, тематик дәресләрнең берсендә балаларга Татарстан халкының Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләделәр. Балалар викториналар вакытында Бөек Ватан сугышы тарихы турында күп кенә яңалыклар беләләр. 1945 елның июнендә Җиңү Парадында төшерелгән хроника кадрлары да зур кызыксыну уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International