ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның Җиңү көне белән котлавы

2019 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Кадерле дуслар!  Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү көне бәйрәме белән котлыйм!

9 Май бәйрәме – илебезнең барлык буыннары өчен изге бәйрәм ул. Бу – Бөек сугыш һәм Бөек Җиңү, аны безнең ватандашларыбыз үз ышанулары, илгә һәм халыкка мәхәббәтләре, батырлыклары һәм рух көче белән көннән-көн якынайтканнар.

Без үз батырлыкларын, көчләрен, Туган илгә һәм Җиңүгә ышанычларын дан алтарена куйган бабаларыбызның, ата-аналарыбызның бөек батырлыгын истә тотарга тиешбез! Без тынычлык һәм тыныч күк йөзе өчен сугышкан ватандашларыбыз белән горурланабыз! Һәм аларның батырлыгы алдында баш иябез!

Бөек Җиңү белән кабызылган дан уты мәңге яначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International