Чистай ҮРХ коллективы Җиңү Көнендә дәваланучы ветераннарны котлады

2019 елның 10 мае, җомга

Бөтен ил бөек бәйрәмне – Җиңү Көнен билгеләп үткән көнне «Чистай ҮРХ» ДАССУнең коллективы стационарда дәваланучы ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен котлады. Сәламәтлек саклау учреждениесе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучыларны котладылар, аларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм чәчәкләр тапшырдылар. Ветераннар күрсәтелгән игътибарга бик шат булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International