Яр Чаллы шәһәренең 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсендә ветераннарны котладылар

2019 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Җиңү Көне алдыннан ветераннарның өйләренә генә түгел, дәвалау учреждениеләренә дә килеп хәлләрен белешәләр. Администрация 5нче номерлы шәһәр хастаханәсендә стационар дәваланучы сугыш ветеранын бәйрәм белән котлады. Баш табиб Зөфәр Насретдинов Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Барлык коллектив исеменнән ветеранга истәлекле бүләк тапшырылды. Ветераннарны хөрмәтләү матур традициягә әверелде. Алар ачлык кичергәннәр, сугыш авырлыкларын күргәннәр. Шуңа да карамастан, ветераннар күңел күтәренкелеген сакларга тырышалар. Табиблар аларга сәламәтлекләрен күзәтеп торырга булышалар. Бүген стационарда квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган. Ветераннар өчен югары комфортлы 12 палата эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International