Казанның 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе коллективы Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Җиңү Көне белән котлады

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Казанның 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе коллективы күп еллар учреждениедә эшләгән Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Җиңү Көне белән котлады. Яковлева Алла Васильевна һәм Кузнецова Прасковья Ильинична стоматология бүлегендә хезмәт куйдылар һәм бүгенге көнгә кадәр яшь белгечләр өчен укытучылар һәм остазлар булып торалар.

Баш табибның оештыру-методик эш буенча урынбасары М.Г. Шәрәфетдинов, баш табибның клиник-эксперт эше буенча урынбасары Л.Н. Касыймова һәм профсоюз комитеты рәисе А.Р. Мөслимова ветераннар янына килеп киттеләр һәм рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International