14 майда БРКХнең Консультатив сырхауханәсендә барлык теләүчеләр өчен «Җаваплы ата-ана мәктәбе»ндә дәрес узачак. Балалар табибы стоматолог-гигиенист җитәкчелегендә беренче теш чыгудан башлап авыз куышлыгын дөрес карау темасына сөйләшү булачак. Әлеге дәресләр БРКХ балалар сәламәтлеге үзәге җирлегендә систематик рәвештә даими узачак. Тәҗрибәле белгечләр иртә яшьтәге балаларда сөйләмне формалаштыруның төп закончалыгы, йөрәкнең тумыштан килгән зәгыйфьлеге, начар ишетүче балаларны ачыклау кебек темалар турында сөйләячәкләр.