Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең 60 мөдире «Сәламәтлек саклауны оештыру» циклы буенча укулар узды

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

ТКҮРКПХдә һөнәри стандартлар кертүне дәвам итәләр. Шушы көннәрдә биредә сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү буенча укулар тәмамланды.

Бүлек мөдирләренең хәзерге заман квалификация таләпләренә туры килүен тәэмин итү максатларында «Сәламәтлек саклауны оештыру һәм иҗтимагый сәламәтлек» циклы буенча өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) оештырылды. Ай дәвамында лекцияләргә «ТКҮРКПХ» ДАССУ бүлекләренең 60 мөдире килде. Укуларны КДМУ укытучылары үткәрде. Уку вакытында барлык катнашучылар да программаның төп дисциплиналары буенча имтихан һәм зачетларны тапшырды: иҗтимагый сәламәтлек һәм сәламәтлек саклауның теоретик нигезләре, сәламәтлек саклау белән идарә итү, медицина ярдәменең сыйфаты һәм иминлеге, сәламәтлек саклау икътисады һәм медицина информатикасы.

Укыту программасы хастаханәнең структур бүлекчәләре белән идарә итү өлкәсендә белемнәрне, күнекмәләрне камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Квалификация күтәрү ТКҮРКПХ бүлекчәләренең барлык җитәкчеләре өчен мәҗбүри, бу сәламәтлек саклауны оештыру өлкәсендә үз белемнәрен яхшырту өчен яхшы мөмкинлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International