Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7323 тапкыр чыктылар

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7323 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына – 1536 тапкыр чыктылар. Медиклар бәхетсезлек очракларына 1017 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 50 тапкыр. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 49 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 34 кеше дәвалау учреждениеләренә китерелде. Янгыннарга медиклар 10 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 65 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5713 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 57, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 162.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 169га кимеде (авырулар һәм бала табулар исәбенә). Янгыннар буенча мөрәҗәгатьләр саны - 6га, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары - 8гә, бала табуга - 27гә кимеде. Чакырулар саны ЮТҺ буенча - 22гә, көчле миокард инфарктлары буенча - 5кә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 310га артты.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп чакыру өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International