Түбән Кама шәһ. ПҮ белән БШХдә шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсендә шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Хастаханәдә 661 урта медицина хезмәткәре эшли, шуларның 432 – шәфкать туташы.

Бу һөнәр – дөньяда иң мәрхәмәтле һөнәрләрнең берсе. Еш кына дәвалау процессы табибтан ким булмаган дәрәҗәдә аларның хезмәтенә бәйле була. 80% вакытны пациент табиб белән түгел, ә нәкъ менә шәфкать туташлары белән уздыра. Авыр һәм кайвакыт нормага салынмаган хезмәт графигына карамастан, алар безне кайгыртып, фидакарь хезмәт итәләр. Аларның эше – иң кечкенә пациентларны, безнең балаларны, кайгыртучанлык һәм игътибар белән урау. Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм шәфкать туташы көне хөрмәтенә участок педиатрия бүлегенең шәфкать туташы Любовь Федорова ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Тагын 12 белгеч ПҮ белән БШХ Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Баш табиб медицина көллиятенең җитәкчеләренә һәм студентларына аерым рәхмәт белдерде, бәйрәм концерты алар көче белән оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International