Түбән Каманың перинаталь үзәгендә партнер белән бала табу буенча лекция узды. Бергә бала табарга теләүче парларның саны арткач, даими рәвештә алар белән аерым дәресләр үткәрергә карар кылынды. Беренче лекциягә бүлек мөдире Айдар Локмановка Түбән Кама гаилә парлары гына түгел, күрше шәһәрләрдән дә килгәннәр иде.
Булачак ата-аналарга иренә нинди анализ тапшырырга һәм ир-кешенең бала тудыру процессында роле турында сөйләделәр. Табиб билгеләп үткәнчә, хатын-кыз бала табуда 4-5 яшьлек кызга охшый, шуңа күрә аңа тиешенчә карарга кирәк. Ярдәм итәргә, мактарга, кулын тотарга һәм һич кенә дә үпкәләмәскә. Шул ук вакытта ир-кешегә үзеннән өстенлек итәргә, тынычлыкны сакларга, тигезлектә булырга ярдәм итәргә һәм барлык мәгънәдә таяну ноктасы булырга кирәк. Миссия җиңел түгел, дип ассызыклады табиб, шуңа күрә ир-кеше бала табарга психологик яктан әзер булырга һәм бу мизгелдә хатыны белән янәшә булырга ихлас күңелдән теләк белдерергә тиеш. Сүз уңаенда, бу һичшиксез ир булырга тиеш түгел, хәзер әнисе, сеңлесе белән партнерлы бала табу мөмкин. Иң мөһиме – бу хатын-кызга уңайлы булсын.