Казанда Казан ДМУ юбилеена багышланган III Еллык тантаналы бал узды. Балны тантаналы рәвештә ректор Алексей Созинов һәм ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев ачтылар.
Бал Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган режиссер Илмир Хәсәнов җитәкчелегендә медицина университеты студентлары хәзерләгән иҗади номерлар белән үрелеп барды, ә чыгышлар арасындагы тәнәфесләрдә катнашучыларны һәм кунакларны төрле тәм-томнар белән фуршет көтте.
Бал бүләкләү тантанасы белән ябылды – Король һәм Королева сайландылар. Алар – КФТТУ-КАИ студенты Буравкин Никита һәм Казан ДМУ студенты Зарипова Гүзәлия.