15 майда Мәскәү районының Пенсия фондында «Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау мәктәбе» узачак. Чараны оештыручылар – «Портавита Хелс» ҖЧҖ, «Зәңгәр тасма» инсульт белән авыручыларга ярдәм фонды һәм Өченче буын университеты.
Чараның максаты – йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычы һәм аларны профилактикалау чаралары турында аудиториягә сөйләү.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау мәктәбе 15 майда 16.00 сәгатьтә Казан шәһ., Блюхер ур., 81 йорт адресы буенча узачак.