Санкт-Петербургның «1нче Балалар шәһәр хастаханәсе» ДБССУ баш табибы Анатолий Каган җитәкчелегендәге делегациясе эш визиты белән Балалар республика клиник хастаханәсенә килеп китте.
Кунаклар клиниканың структур бүлекчәләре белән таныштылар: реанимация консультатив үзәге, ангиография, компьютер томографиясе, кардиохирургия бүлекләре, кардиохирургия һәм нейрохирургия операция блогы, яңа туган балаларны реанимацияләү бүлеге.
Делегатлар шулай ук клиника территориясендә урнашкан «Роналд Макдоналд йорты» түләүсез кунакханәсенә һәм БРКХнең 2 номерлы Консультатив сырхауханәсенә килеп киттеләр. Кунаклар эш процессы оештырыуның югары дәрәҗәсен билгеләделәр һәм партнерлык белән тирән кызыксынуларын белдерделәр.