Казанда фармакотерапия куркынычсызлыгы турында фикер алыштылар

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Казанда халыкара катнашуы белән ел саен үткәрелә торган II Бөтенроссия фәнни-гамәли «Фармакотерапия куркынычсызлыгы: Nolinocere!» конференциясе узды. Оештыручылар – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы булышлыгында һәм «Клиник фармакологлар ассоциациясе» регионара иҗтимагый оешмасы катнашуында Казан дәүләт медицина академиясе.

Конференциядә гомуми фармакология, фармаконадзор, дару чараларының үзара бәйләнешләре, нәтиҗәлелеге һәм куркынычсызлыгы, аларның үзара алыштыргысыз булуы мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Докладларның темаларын клиник фармакологларны, фәнни хезмәткәрләрне, сәламәтлек саклауны оештыручыларны һәм Татарстан Республикасының һәм Россиянең башка регионнарының Белгородтан алып Красноярскка кадәр табибларын берләштерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International