Казанда Халыкара шәфкать туташлары көненә багышланган конференция узды

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Казанда Халыкара шәфкать туташлары көненә багышланган «Амбулатор-сырхауханә челтәренә сакчыл җитештерү элементларын кертү» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Республиканың дәвалау учреждениеләренең шәфкать туташлары КДМУда җыелдылар. Конференциядә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР ССМ шәфкать туташлары эше буенча баш штаттан тыш белгече Луиза Губаева һәм «ТР медицина шәфкать туташлары ассоциациясе» Региональ иҗтимагый оешмасы президенты Аида Сафина катнаштылар.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара шәфкать туташлары көне ел саен 12 майда билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International