Тәтештә шәфкать туташлары арасында һөнәри осталык конкурсы узды

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Тәтеш ҮРХдә хастаханәнең шәфкать туташлары арасында һөнәри осталык конкурсы узды.Катнашучылар процедураларны үтәгәндә үзләренең һөнәри осталыкларын, йогышсызлау һәм йогышлаудан яраны саклау  кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр, ситуацион бурычларны хәл иттеләр һәм, әлбәттә, шәфкать туташларының хезмәтенә багышланган иҗади номерларны күрсәттеләр. Конкурста катнашучылар мактау грамоталары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International