Яр Чаллы шәһ. «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУдә Халыкара шәфкать туташлары көненә багышланган чара узды. Биш бүлек үзләре арасыннан иң яхшы шәфкать туташы исеме өчен көрәшергә лаеклы кандидатларны чыгарды.
Шәфкать туташларының һәрберсе үзләренең һөнәри осталыгын күрсәтте һәм жюри аларның тырышлыкларын бәяләде: 2019 елның иң яхшы шәфкать туташы исеменә Юлия Григорий кызы Мәхмүтова лаек булды, Альбина Рәниф кызы Кашапова иң яхшы креатив шәфкать туташы булды, Мария Николай кызы Габдулганеева профилактика өлкәсендә иң яхшы шәфкать туташы дип танылды, Айгөл Рәүф кызы Нәҗметдинованы иң яхшы шәфкать туташы-оештыручы дип игълан иттеләр, ә Регина Владимиров кызы Мельникова тамашачылар мәхәббәте призын яулаган иң яхшы шәфкать туташы исеменә лаек булды.
Кичә ахырында шәфкать туташларына чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.