РКХдә стресс белән идарә итү буенча тренинг узды

2019 елның 17 мае, җомга

Республика клиник хастаханәсендә стресска каршы тору буенча семинар узды. Стресс ситуацияләре белән идарә итү буенча төп кагыйдә түбәндәгечә яңгырый: «Стресстан куркырга кирәкми. Стресс белән идарә итәргә кирәк. Идарә ителә торган стресс үз эчендә хуш ис һәм тормыш тәмен алып бара», - Г.Селье.

Эштә вакыт җитмәү, даими рәвештә үсә торган тормыш темпы, күп күләмдә килгән мәгълүматны «түзә алмау», сезонлы хандра – арыганлык яки хәтта депрессия китереп чыгара торган сәбәпләрнең бер өлеше генә ул.   Тышкы факторларның эчке халәткә тәэсир итүен ничек булдырмаска, шулай ук инде килеп чыккан стрессны ничек җиңәргә кирәклеге турында медицина психологы Ольга Завгородняя сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International