БРКХдә балалар кардиологиясенең һәм ревматологиясенең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 17 мае, җомга

Бүген БРКХ җирлегендә «Балалар кардиологиясенең һәм ревматологиясенең көнүзәк мәсьәләләре» IX Россия фәнни – гамәли конференциясе узды.

Конференцияне сәламләү сүзе белән БРКХ баш табибы Айрат Зыятдинов һәм профессор, КДМУның госпиталь педиатрия кафедрасы мөдире, ИБФОда РФ ССМ баш штаттан тыш балалар белгече Динара Садыйкова ачтылар.

Конференциянең максаты – белгечләрнең тәҗрибә белән уртаклашуы, балалар кардиологиясенә һәм ревматологиясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышу. Конференция эшендә Россия регионнарыннан һәм Татарстан Республикасы районнарыннан белгечләр катнаштылар. Катнашучылар гаилә гиперхолестеринемиясе, балаларда дилатацион кардиомиопатия, балаларда үпкә гипертензиясен диагностикалау кыенлыклары һ.б. кебек көнүзәк темаларга белгечләрнең чыгышларын тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International