ТР ССМ Республика онкодиспансерының табибы-онкологы РКХдә мастер-класс уздырды

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерының баш һәм муен шешләре бүлегенең табибы-онкологы, м. ф. к. Владимир Чернышев 7-8 майда РКХдә икенчел һәм өченчел гиперпаратиреозларны хирургия белән дәвалау буенча ике көнлек мастер-класс уздырды. Ике көн эчендә 5 катлаулы оператив тыкшыну башкарылды, өстәвенә, 2 пациентның бу калкасыман янында бизләрдә икенче операцияләре булган. Икенчел һәм өченчел гиперпаратиреоз хроник бөер эшчәнлеге җитешсезлеге уңаеннан хроник гемодиализда булган пациентларда аеруча еш туа.

Иң зур тәҗрибә әлеге патологияле пациентларны хирургия белән дәвалауда ТР ССМ РКОДның №5 онкология бүлеге (баш һәм муен шешләре) хезмәткәрләрендә бар, бу мондый мастер-классны үткәрү өчен сәбәп булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International