Түбән Камада шәфкать туташы көнен билгеләделәр

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Җомга көнне НҮРКПХдә шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре – ел саен 12 майда билгеләнә торган Шәфкать туташлары көне белән котладылар.

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илнар Бәдретдинов лаеклы шәфкать туташларына күп еллык һәм намуслы хезмәтләре өчен Түбән Кама муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.

Һөнәр буенча иң яхшыларга сәламәтлек саклау идарәсенең Мактау грамоталарын ТКМР буенча ССИ җитәкчесенең урынбасары Әлфия Хәсәнова тапшырды.

Медицина көллияте директоры урынбасары Розалия Зеленкова студентларга остазлары булган һәм аларны практикада алып баручы шәфкать туташларын һәм укытучыларны Рәхмәт хатлары белән билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International