2019 елның 14-19 май көннәрендә бөтен ил буенча «Стоп ВИЧ/СПИД» дигән алтынчы Бөтенроссия акциясе узды.
Акция чикләрендә ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге, ТР «Профилактика һәм инициатива» региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә, 2019 елның 17 маенда Казан шәһәрендә Бауман урамында тәмамланган «Яшел Үзән-Нурлат-Чистай-Казан» автойөрешен оештырды. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентлары акциядә актив катнаштылар.