Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7223 тапкыр чыктылар

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7223 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1321 тапкыр чыктылар. Медиклар бәхетсезлек очракларына 866 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 34 тапкыр. Бу ЮТҺдә 33 кеше зыян күрде, 21 кеше дәвалау учреждениеләренә китерелде. Янгыннарга медиклар 10 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 99 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5644 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 59, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 196.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International