Казанда гастроэнтерологларның һәм гепатологларның милли мәктәбе узды

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

16-17 майда Казанда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш гастроэнтерологы, академик Владимир Трофимович Ивашкин катнашуында милли гастроэнтерологлар һәм гепатологлар мәктәбенең күчмә сессиясе узды. Мәктәпнең фәнни оештыручылары – КДМУның госпиталь терапиясе кафедрасы һәм РКХнең гастроэнтерология бүлеге. Докладлар белән профессор Диана Илдар кызы Габделганиева, Республика клиник хастаханәсенең гастроэнтерология бүлеге мөдире Әлфия Харис кызы Одинцова чыгыш ясадылар.

Түгәрәк өстәл артында ашкайнату органнары авыруларыннан үлүчеләр санын киметү, бавыр трансплантациясе белән авыручыларны дисциплинара алып бару мәсьәләләре, гастроэнтерология профилендәге пациентларга ярдәм күрсәтү сыйфатының критерийлары турында фикер алыштылар. Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча РФ ССМ баш гастроэнтерологы Ивашкин Владимир Трофимович 2019 елның октябрендә Мәскәүдә «гастроэнтерология» белгечлеге буенча аны РФ ССМ Эксперт Советында тәкъдим итү өчен карар проектын формалаштыруны йөкләде.

Мәктәп чикләрендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш гастроэнтерологы, академик Владимир Трофимович Ивашкин белән ТР сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков очрашты. Әңгәмә барышында алар Татарстанның гастроэнтерология мәктәбен үстерүнең мөмкин булган стратегик юнәлешләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International