23-25 майда Казанда халыкара катнашуы белән «Авырту медицинасы: аңлаудан эш итүгә» XXV Россия фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Неврологлар, терапевтлар, гомуми практика табиблары, мануаль терапия һәм дәвалау физкультурасы табиблары авыртуларны дарулардан башка дәвалау алымнары, хроник авыртуның психо-социаль аспектлары, Россиядә авыртуга каршы ярдәм үсешенең перспективалары турында фикер алышачаклар. Конференция чикләрендә шулай ук «Миофасоциаль авырту синдромының консерватив терапиясендә терапевтик тейпировалау» дигән мастер-класс узачак.
Үткәрү урыны: Фатыйх Әмирхан проспекты, 1, Казан Ривьерасы
Конференция 23 майда 9.00 сәгатьтә башлана