Лениногорск муниципаль районында «Бердәм Россия көне» региональ проектын гамәлгә ашыру чикләрендә «Сәламәт мәктәп» профилактик акциясе үткәрелә.
Акциядә «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУнең белгечләре катнаша. Укучылар алдында гигиена тәрбиясе буенча табиб чыгыш ясады. Ул сәламәт туклану принциплары һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләде.
Шулай ук медицина реабилитациясе бүлегенең табибы тарафыннан мәктәп укучыларын осанканың бозылуларын ачыклау өчен профилактик карап тикшерү уздырылды.