Меланоманы диагностикалау көне: Түбән Камада 50 кеше миңнәрне тикшерде

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Меланоманы диагностикалау көне вакытында 50 түбәнкамалы үз миңнәрен дерматологларда тикшерде, аларның икесе онкологка өстәмә тикшерүгә җибәрелде.

Нәрсә ул меланома? Бу күбесенчә тиредә урнашкан яман шеш, ул миңгә охшашлы булырга яки миңнәрдән үсәргә мөмкин.

Әгәр сез дә белгечтән консультация алырга теләсәгез, ТВДна мөрәҗәгать итәргә була – һәр айның бер көне үз миңнәрен тикшерергә теләгән кешеләрне карап тикшерү өчен бирелә. Карап тикшерү язылу буенча уза, датаны регистратурада ачыкларга мөмкин (ТВД – Студенческая ур., 31а, тел.:  39-19-26).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International