Түбән Кама Медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы бөтенроссия конференциясендә булып кайтты

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Мәскәүдә «Йогышлы булмаган авырулар һәм халыкның сәламәтлеге» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.

Докладлар белән Россия Федерациясенең, БДБ илләренең һәм ерак чит илләрнең әйдәүче экспертлары чыгыш ясады.

«Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыруның төп юнәлешләре, җәмәгать сәламәтлеген ныгытуның һәм хроник йогышлы булмаган авыруларны профилактикалауның хәзерге заман аспектлары каралды, моннан тыш, белгечләр профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү, өлкән халыкны диспансерлаштыру һәм диспансер күзәтүен үткәрү тәртибе турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International