ТКҮРМХдә онкологик авырудан терелүче кешеләр өчен чираттагы дәрес узды. Җыелучылар алдында табиб-онколог Александр Эдуардович Андреев чыгыш ясады. Ул паллиатив хезмәтнең барлыкка килү тарихы һәм эшенең үзенчәлекләре турында, шулай ук каты авыручы пациентларны дөрес карау турында сөйләде. Аннан соң Александр Эдуардович катнашучыларның сорауларына җавап бирде, күпләр табибтан мөһим киңәшләр алды.