КФУның Университет клиникасында Гиссен университеты вәкилләре өчен мастер-класс узды

2019 елның 24 мае, җомга

Университет клиникасы хирурглар-эндокринологлар калкансыман бизнең зарарсыз шешләрен дәвалауның аз инвазив методикасын – тире аркылы лазер абляциясен куллануны күрсәттеләр.

Ю. Лимих исемендәге Гиссен университеты һәм Казан федераль университеты арасында партнерлык шартнамәсенең 30 еллыгына багышланган «Үзара хезмәттәшлек: күзәнәкләрдән кешегә кадәр» дигән дисциплинарара россия-немец семинары эше чикләрендә Германиядән килгән катнашучылар өчен Казан федераль университетының Университет клиникасында күрсәтмә мастер-класс үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International