Түбән Камада «Тукта ВИЧ/СПИД» акциясе узды

2019 елның 24 мае, җомга

ТКҮРКХнең 2нче номерлы сырхауханәсендә «Стоп ВИЧ/СПИД» акциясе узды. Түләүсез тикшерүне аноним рәвештә үтәргә 97 кеше теләк белдерде. Анализ махсус тасмалар ярдәмендә экспресс метод белән үткәрелде.  Бармактан бер тамчы кан, 5-10 минут көтү һәм сез инде үз ВИЧ-статусыгызны беләсез. Сүз уңаеннан, бүген анализ тапшырырга теләгән барлык пациентларның нәтиҗәсе тискәре булды.

Кыю рәвештә шәфкать туташына кул сузучылар арасында медицина көллиятенең 3 курс студенты Алмаз Әүхәдеев та бар иде. Хәзер егет ТКҮРКХдә практика уза, реанимациядә санитар булып эшли. Алмаз һәркем үз ВИЧ-статусын белергә тиеш дип саный.

«Үземнең ВИЧ-статусны белү минем өчен мөһим, чөнки эш вакытында ВИЧ-йогышлы пациентлар белән элемтәгә керәбез һәм өстәмә тикшеренү миңа комачауламаячак. Мондый акцияләр безгә генә түгел, бөтен шәһәр халкына да кирәк. ВИЧ-статусны һәркемгә, бигрәк тә яшь буынга, белергә кирәк. Мондый чаралар халык өчен һәрвакыт көнүзәк һәм файдалы».

«ТКҮРКХ» ДАССУнең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Елена Пискарева журналистлар белән сөйләшү вакытында: “ВИЧ – хөкем түгел”, – дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International