Россиянең иң яхшы доноры Казанда яши

2019 елның 24 мае, җомга

2018 елның сентябреннән башлап 2019 елның апреленә кадәр «Россия трансфузиологларының ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы түбәндәге номинацияләр буенча «Россиянең иң яхшы доноры – 2019» XVI Бөтенроссия конкурсын уздырды: - кан донацияләренең максималь күләме; - кан һәм аның компонентлары донацияләренең максималь күләме; - тромбоцитлар донацияләренең максималь күләме; - донор династиясе; - донор хәрәкәтенең региональ лидеры.

Конкурста Камчатка краеннан һәм Бурятия Республикасыннан алып Калининград өлкәсенә кадәр, Карелия Республикасыннан алып Төньяк Кавказ республикаларына кадәр Россия Федерациясе регионнары катнаштылар, алар конкурска ике йөздән артык иң яхшы кан һәм аның компонентлары донорларын тәкъдим иттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре 2019 елның маенда билгеле булды. «Кан донацияләренең максималь күләме » номинациясендә казанлы Хәбибрахманов Рөстәм Мәгъсүм улы җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International