Чистай табиблары гражданнарга тәмәкене конфетларга алыштырырга тәкъдим иттеләр

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Чистай ҮРХ сырхауханәсенең хезмәткәрләре һәм Чистай медицина училищесы студентлары чистайлыларга тәмәкеләрне конфетларга алыштырырга тәкъдим иттеләр.

Чараның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм тәмәке бәйлелегенең халык арасында таралуын киметүгә ярдәм итү. 2019 елның 24 маенда «Чистай ҮРХ» ДАССУ сырхауханәсенең медицина психологы Ольга Баранская Чистай медицина училищесының студент-волонтерлары белән берлектә килүчеләргә тәмәкене конфетка алыштырырга һәм тәмәке тартудан бер көнгә генә булса да баш тартырга тәкъдим иттеләр. Шулай ук акция чаралар комплексын, аерым алганда: мәгълүмати бюллетеньнәр эшләүне һәм брошюралар таратуны да үз эченә алды.

Акция үткәрү вакытында 50 брошюра таратылды. Тәмәке тартуның тискәре нәтиҗәләре һәм тәмәке төтенең тирә-юньдәгеләр өчен зыяны турында агитация әңгәмәсенә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International