Әлмәттә «Елмай» хәйрия акциясе узды

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Шимбә көнне, 25 майда, Мактама-парк сәүдә үзәгендә иртәнге 10 сәгатьтән башлап 13 сәгатькә кадәр өлкәннәр һәм балалар арасында онкостоматологик авыруларны иртә диагностикалау максаты белән 4нче «Елмай» хәйрия акциясе узды. ТР ССМ Әлмәт районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе ярдәме белән аны оештыручылар медицина учреждениеләре: онкология диспансеры һәм шәһәр стоматология сырхауханәсе булдылар. Медицина көллияте студентлары һәм мультфильм геройлары сәүдә үзәгенә килүчеләрне карап тикшерү узу өчен чакырдылар һәм авыз куышлыгының яман шеше турында күрсәтмә материаллар тараттылар.

Әлмәттә «Авыз куышлыгының яңа шешләре барлыкка килү диагностикасы» уникаль проекты ТРда Онкология авырулары белән көрәшү елы кысаларында беренче тапкыр 2016 елның 28 маенда старт алды. Анда 44 кеше катнашты, аларның алтысы онкология диспансерына өстәмә тикшерү өчен җибәрелде, икесендә яңа шеш булуы расланды. 2016 елның 24 сентябрендә уртак хәйрия акциясе икенче тапкыр уздырылды, теләүчеләр саны 96 кешегә кадәр артты. 2017 елның 27 маенда карауга килгән 120 кешенең 15е өстәмә тикшерү өчен җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International