Бүген Казан шәһәренең 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең стеналарында «Игелек ярминкәсе» дигән хәйрия чарасы булды – җыр-биюле чын бәйрәм һәм клиниканың шәфкать туташлары һәм табиблары куллары белән әзерләнгән төрле ризыкларга дегустация узды. Чара Халыкара Шәфкать туташлары көненә багышланган иде.
Хастаханә стеналарында мондый чара инде өченче ел рәттән үткәрелә һәм клиника хезмәткәрләре арасында бик теләп җавап таба. Күп кенә хезмәткәрләр фикеренчә, бу чара – коллективны берләштерү өчен бик яхшы сәбәп. Клиниканың хезмәткәрләре эштә генә түгел, башка төр һөнәрләрдә дә талантлы булуларын күрсәттеләр. Чара вакытында җыелган акчалар социаль учреждениеләргә – балалар интернат-йортына, картлар һәм инвалидлар интернат-йортына юнәлдереләчәк. Узган ел 130 мең сумнан артык акча җыелды һәм бу акчалар Алабуга мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбенә җибәрелгән иде.