Түбән Кама медицина профилактикасы үзәге «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия конкурсында катнашты

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Екатеринбургта «Минем илем – минем Россия» дигән XVI Бөтенроссия яшьләр автор проектлары һәм мәгариф өлкәсендәге проектлар буенча конкурсының йомгаклау этабы узды. Чара «Россия – мөмкинлекләр иле» платформа проектларының берсе булды.

19 номинациядә 34 мең кеше катнашты, турыдан-туры этапка РФнең 80 субъектыннан 405 катнашучы чакырылган иде.

«Минем сәламәтлегем» номинациясендә Түбән Кама медицина профилактикасы үзәген профилактик эшне координацияләү бүлеге мөдире Илмир Вазиков тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International