31 майда Татарстанда «Балалар мәсьәләсе» Хокукый ярдәм көне узачак

2019 елның 28 мае, сишәмбе

2019 елның 31 маенда 10.00 сәгатьтән башлап 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан халыклары Дуслыгы йорты җирлегендә (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга Хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла.

Әлеге чараның максаты – балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив, хокукый һәм юридик ярдәм күрсәтү. Чарада балалар хокукларын тәэмин итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы тармак министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау органнары, прокуратура, «Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы» КБО вәкилләре катнашыр дип көтелә. Кабул итүгә язылу таләп ителми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International