Казан шәһ. 1нче номерлы Балалар стоматология сырхауханәсендә медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатына эчке аудит, шулай ук сыйфат стандартларына ярашканлык буенча ирекле сертификация узды.
«Русский регистр» (Идел буе) генераль директоры Андрей Яшин учреждение җитәкчелегенә сыйфат стандартларына туры килү сертификатларын: ISO 9001:2015 Халыкара сыйфат стандартына туры килү сертификатын һәм ИСО 9001-2015 милли ГОСТ Р ИСО сертификатын тапшырды.
Шулай итеп, Казан шәһ. 1нче номерлы Балалар стоматология сырхауханәсе Татарстан Республикасында халыкара һәм милли сыйфат сертификациясен узган беренче дәүләт балалар стоматология сырхауханәсе булды