Яр Чаллы Үзәк китапханәсенә килүчеләр үзләренең кан басымын белә алдылар

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә килүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен «Үзеңнең кан басымыңны бел» дигән акция узды, аны Сугышлар ветераннары өчен госпиталь оештырды.

Медиклар барлык килүчеләргә һәм китапханә хезмәткәрләренә артериаль кан басымын үлчәделәр, шулай ук гипертония профилактикасы буенча белешмәлекләр тараттылар.

Китапханәгә килүчеләргә даими яки вакыт-вакыт теркәлә торган күтәренке артериаль кан басымы гипертония яки гипертензия дип атала, дип сөйләделәр. Бу авыру хроник агымдагы иң киң таралган чирләрнең берсе булып санала. Артериаль кан басымының югары күрсәткечләре бөтен эчке органнар, бавыр, бөер һәм йөрәк эшчәнлегендә җитди бозылуларга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International